Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе: 685 халыкара күзәтүче теркәлде


Русиядә президент сайлауга 685 халыкара күзәтүче теркәлгән. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров Русиядә вәкиллекләре булган дәүләтләрнең дипломатлары һәм илчелек хезмәткәрләре белән очрашкан вакытта әйтте.

Чуров сайлау алды кампаниясенең тыныч үтүен, намзәтләрнең шикатьләре бер-берсен үгетләү турында икәнлеген һәм мәгълүмат чараларында сүз бирмиләр дип зарланучылар булмавын әйтеп узды.

Сайлау бүлекләрен күрсәткән webvybory2012.ru сәхифәсенә 600 меңнән артык кеше теркәлгән. Өч миллионнан артык урын карау өчен сайлап алынган. Бу хакта коммуникация һәм элемтә министры Игорь Щеголев белдерде.

Бүген Русиядә сайлау алдыннан тынлык көне. Үгетләү тыелган. Русия президенты урынын Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Михаил Прохоров һәм Владимир Путин дәгъва итә.
XS
SM
MD
LG