Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентын сайлауга 48%-ка якын кеше килгән


Мәскәү вакыты белән 15 сәгатькә ил күләмендә сайлауга килүчеләр 47,8 проценттан арткан. Үзәк сайлау комиссиясе моңа кадәр булган сайлаулар белән чагыштырганда халык активрак, дип бәяли.

Камчаткада тавыш бирү төгәлләнде. Сайлауда 57 проценттан артыграк халык катнашкан. Чукотка, Магадан өлкәсе, Курил утрауларында да тавышларны санауга керештеләр.

Сайлау вакытында канун бозулар турында хәбәр ителә. Аерым алганда, сайлау бүлекләренә кешеләрне автобусларга төяп күпләп китергәннәр, “карусель” – бер үк кешеләрнең берничә тапкыр сайлавы да ачыкланган, башка бүлектә сайлау мөмкинлеге бирүче кәгазьләр дә җитешми.

Бу сайлауны халыкара оешмаларның, Русиядәге фиркаләрнең, мәгълүмат чараларының вәкилләре, активистлар һәм хокук яклаучылар күзәтә.

Русия президенты урынын Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Михаил Прохоров һәм Владимир Путин дәгъва итә.
XS
SM
MD
LG