Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда оппозиция җыеннары үтә


Русиядә президент сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү өчен оппозиция бүген Мәскәү һәм Петербурда урам җыеннары оештыра.

Мәскәү "Гадел сайлау өчен" чара Пушкин мәйданында үтә, аны уздыруга хакимиятләр рөхсәте алынган. Лубянка мәйданында Үзәк сайлау комиссиясе каршында Эдуард Лимоновның "Башка Русия" фиркасе оештырган чара үтә.

Петербурда узган чарага хакимиятләрдән рөхсәт алынмаган. Либерал-демократлар, "Гадел Русия" һәм Михаил Прохоров бу чарадан катнашудан баш тартты.

Урам җыеннары Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтә.

Владивосток, Магадан, Петропавловск-Камчатский, Южно-Сахалинск, Якутск һәм Хабаровскида Владимир Путин тарафдарлары оештырган чаралар да узды.
XS
SM
MD
LG