Accessibility links

Карзаи: АКШ белән Әфганстан сөйләшүләрендә алга китеш бар


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи бүген, АКШ белән Әфганстан арасында озак вакытлы стратегик хезмәттәшлек шартлары турында сөйләшүләрдә алга китеш бар, дип белдерде. Бу сөйләшүләр 2014 елдан соң американ гаскәрләренең Әфганстанда булуы һәм алдагы 10 елга Әфганстан хакимиятенә ярдәм шартлары турында бара.

Элгәре АКШ хәрби җинаятьләрдә гаепләнгәннәр ябылган төрмәләрне Әфганстан хакимияте контроленә бирергә теләмәгәнгә, НАТО хәрби очкычларының төнге очышлары вакытында тыныч кешеләр дә үлгәнгә, бу сөйләшүләр көрчеккә төртелгән, дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG