Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев Кытай һәм Русия белән су сөйләшүләре үткәрмәкче


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Казакъстан, Русия һәм Кытай чикләре аша үтүче елгалардагы суны куллану турында сөйләшүләр үткәрергә теләвен белдерде.

Назарбаев чик аша агучы елгалар проблемын “мөһим проблем” дип атады. Назарбаев шулай ук “су ул тотрыклы тәрәккыять өчен зарур булган стратегик ресурс диде һәм илнең су ресурсларының 40 проценттан артыгы читтән агып килүче елгаларда булуын әйтте.

Казакъстан, Русия һәм Кытай арасында Иртыш елгасын куллану турында килешмәүчәнлекләр бар.

Кытайдагы уйгыр автоном төбәге Көнчыгыш Төркестанда башланган Иртыш елгасы Казакъстан аша үтеп Русиягә ага. Көнчыгыш Төркестандагы нефть ятмаларын ныклап эшкәртүгә керешкән Кытай елганың бер өлешен башка якка борганнан соң, Казакъстан һәм Русиягә Иртыш белән су килү кимеде.
XS
SM
MD
LG