Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО-ның һуманитар бүлеге башлыгы Һомска бара


БМО-ның һуманитар мәсьәләләр бүлеге башлыгы Валери Амос бүген Сүриягә килде. Ул соңгы берничә атна эчендә кораллы оппозиция белән хөкүмәт гаскәрләре арасында канлы бәрелешләр булган Һомска юл алды.

Амос Һомста яшәүче тыныч халыкка халыкара һуманитар оешмаларның ярдәмен җиткерү өчен имин юл бирү кирәклеген Сүрия хакимиятенә инандырырга тели.

Димәшектә Валери Амос Сүрия тышкы эшләр министры белән сөйләшүләр үткәрде.

Һомста һәм илнең башка өлешендә бәрелешләр дәвам итә. Күрүчеләр әйтүенчә, хөкүмәт гаскәрләре Төркия чигеннән ерак булмаган Идлиб вилаятенә таба юл алган. Алар, мөгаен, бу төбәктә оппозициягә каршы операция үткәрергә исәпли, дип белдерелә.

Syrian Observatory for Human Rights хокук яклау оешмасының яңа мәгълүматларына күрә, илдә низаг чыкканнан бирле сигез мең ярым кеше һәлак булган һәм аларның күбесе тыныч халык.
XS
SM
MD
LG