Accessibility links

Саркози әрмәннәр геноциды кануны кабул ителсен өчен тырышачак


Франция президенты Николя Саркози, Госманлы империясендә әрмәннәр геноцидын инкарь итүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту кануны кабул ителсен өчен йогынты ясаячак.

Әрмәннәр геноцидын кире какканнарны бер елга төрмәгә ябу, йә булмаса 45 мең евролык штрафка тарту канунын парламентның ике пулаты да хуплады. Әмма Франциянең конституция мәхкәмәсе аны ирек белдерү хокукукын бозу һәм илнең төп кануныннан читләшү дип таныды.

Апрель аенда булачак президент сайлау алдыннан Саркозиның әлеге белдерүе илдә яшәүче 600 меңләп әрмәннең тавышларына өметләнү буларак бәяләнде.
XS
SM
MD
LG