Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның югары рухание Обаманың сөйләшүләргә чакыруын хуплый


Иранның рухи җитәкчесе Али Хамени АКШ президенты Барак Обаманың соңгы белдерүен хуплады. Обама, Иранның атом програмы тирәсендәге киренкелек хәрби юл белән түгел, ә дипломатик мөнәсәбәтләр аркылы да чишелергә мөмкин дигән иде.

Сишәмбе көнне Обама Иран атом-төш програмы турыдан-туры куркыныч янамый, дип белдерде һәм бу проблемны хәрби юл белән чишү тарафдарларын тәнкыйтьләде.

Хамени сәхифәсенә урнаштырылган аңлатмада американ президенты сүзләре “хыялланудан арыну” дип бәяләнә.

Алдарак, бу атнада, БМО Иминлек шурасының биш даими әгъзасы һәм Германия Иран атом програмы турында сөйләшүләрне яңартырга ниятләде. Иран бу програм тыныч максатларда гына эшләнә дип белдерә.
XS
SM
MD
LG