Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан журналистлары берлеге хакимиятләрдән Facebook-ны ачуны таләп итә


Таҗикстан журналистлар берлеге һәм мәгълүмат чараларының тагын дүрт берләшмәсе ил хакимиятләреннән Facebook һәм тагын берничә сәхифәгә керү мөмкинлеген булдыруны таләп итә.

Аларның уртак белдерүендә, бу интернет сәхифәләрне ябып кую ил ватандашларының мәгълүмат алуда хокукларын бозу булып тора, дип әйтелә.

Таҗикстанда узган атнада хөкүмәтнең элемтә хезмәте күрсәтмәсе булганга берничә интернет провайдер сәхифәләрне бикләде. Бу хәлгә Facebook та дучар булды.

Берничә көн элек Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Таҗикстан хакимиятеннән бу сәхифәләрне ачуны сорады.
XS
SM
MD
LG