Accessibility links

Кайнар хәбәр

Oxfam: Африканың көнбатыш һәм үзәк өлешендә 13 миллион кешенең тамагы туймый


Африканың көнбатыш һәм үзәк өлеше илләре кергән Сахель төбәгендә 13 миллионлап кеше тамак туймаудан азаплана. Бу хакта халыкара Oxfam оешмасы хисабында әйтелә.

Ашыгыч чаралар күрелмәсә, азык-төлек җитешмәү һуманитар һәлакәткә әйләнергә мөмкин диелә. Бу оешма белгечләре әйтүенчә, бу төбәккә ярдәм итү өчен кичекмичә 37 миллион доллар акча кирәк.

БМО-ның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларынча, Көнбатыш Африкада авыл хуҗалыгы таварлары җитештерү 2010 ел белән чагыштырганда 25 процентка кимегән.
XS
SM
MD
LG