Чара Казан Кирмәне янында – Муса Җәлил һәйкәле каршындагы 1 май мәйданында үтәчәк. Хакимият митинг уздыруга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул җыен рәвешендә үтәчәк. “Вечерняя Казань” язуынча кешеләргә шигарьләрсез килергә кушылган. Акция сәгать көндезге икедә башлана.