Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан тышкы эшләр министры Катарда талиплар белән сөйләшүләр уздыру турында фикер алышачак


Әфганстан тышкы эшләр министры Залман Рәсүл әфган милли татулыгы үсеше турында сөйләшү өчен якын көннәрдә Катарга барачак.

Кайбер мәгълүматларга караганда, нәкъ Катарда инде берничә ай дәвамында АКШ һәм “Талибан” хәрәкәте вәкилләре арасында рәсми булмаган сөйләшүләр уза.

Әфганстан министры сәфәренең максаты – илдә солых процессларының киләчәк үсеше турында Катар вәкилләре белән фикер алышу. Әфганстан хөкүмәте инде берничә тапкыр кораллы көч кулланудан баш тарткан талиплар белән сөйләшүләргә әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG