Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы: Магнитскийны аклау өчен нигез юк


Русия эчке эшләр министрлыгының тикшерү департаментында алдашуда гаепләнгән Hermitage Capital фондының элекке юристы Сергей Магнитскийны реабилитацияләү өчен нигез юк дип белдерәләр.

Новости яңалыклар агентлыгына оешманың урынбасары Александр Ягодин әйтүенчә, тикшерү Магнитскийның ярдәмчеләре белән кайбер артык салым түләгән дип саналган ширкәтләргә канунсыз акча кайтаруны дәлилләгән.

Hermitage Capital фондында Магнитский Русия казнасыннан зур күләмдә акча урлау юлларын фаш итү турында белдерүеннән соң, аны салым түләмәүдә гаепләп кулга алдылар дип саныйлар.

Магнитскийның 2009 елның ноябрендә Бутырка төрмәсендә вафат булды.
XS
SM
MD
LG