Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Курносова ике мең сумлык штрафка тартылган


Петербурда Берләшкән ватандашлар фронты җитәкчесе Ольга Курносова рөхсәт ителмәгән митингта катнашкан һәм полициягә буйсынмаган өчен татулаштыру мәхкәмәсе тарафыннан ике мең сум штрафка тартылган.

Прокурор аны ун тәүлеккә кулга алуны таләп иткән иде.

Курносованы 5 март көнне Исаакиеская мәйданында президент сайлаулары нәтиҗәләренә протест белдерү чарасында тоткарлаганнар иде.

Кичә шундый ук акциядә катнашкан өчен Петербурда берничә дистә кеше кулга алынды.
XS
SM
MD
LG