Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта президентны Русиядәге кебек сайламыйлар


Америкада озакка сузылган президент сайлау процессы бара. Халык президент буласы кешене энә күзеннән үткәреп тикшерә.

Америка халкы президентны 6 ноябрьдә генә сайласа да, сайлау процессы инде бар көченә бара. Американнар президент Барак Обама белән алышка чыгачак республикан намзәтне сайлый.

АКШта президент хакимияттә ике мәртәбә һәм барлыгы сигез ел гына була ала. Президент гадәттә үз фиркасенең намзәте булганга күрә, Обама инде демократлар намзәте буларак икенче мөддәт өчен көрәшне башлап та җибәрде.

Республиканнардан кем чыгасы әлегә билгесез

Гыйнвар башыннан июнь аена кадәр һәрбер штат һәм территория республикан фирка намзәте булырга теләүчеләр өчен тавыш бирә.

Айова кебек кайбер штатлар аны фирка җыены үткәреп фикер алышу рәвешендә узучы кокусларда сайласа, күпчелек штатлар праймериз дип аталган намзәт сайлауларында тавыш бирә.

Рик Санторум Оһайо штатында үз тарафдарлары белән очраша
Рик Санторум Оһайо штатында үз тарафдарлары белән очраша
Намзәт булырга җыенучылар һәрбер штат буйлап йөреп гади халык белән очрашулар үткәрә, кешеләрнең теләкләрен дә белешә. Очрашулар спорт сарайларында зур җыеннар рәвешендә дә, аерым кешеләрнең өйләрендә кечкенәрәк кысаларда да уза. Намзәтләр барган җирләрендә рестораннардагы кешеләр белән кул-кысыша, бергәләп фотога төшә, хәтта кайвакыт үзләренә яклау сорап өйдән-өйгә ишек шакып та йөри.

Шушы процесс барышында көчле булмаган намзәтләр бик тиз арада ярыштан төшеп кала. Республиканнардан былтыр ярышка 11 намзәт чыккан булса, хәзер инде аларның дүртесе генә калды.

Һәрбер штаттагы сайлау нәтиҗәләре фирканең бу җәйдә үтәчәк корылтаенда аерым намзәткә штат вәкилләренең ничәсе тавыш бирәчәген билгели. Җәен республиканнар корылтаена штатлардан барлыгы 2061 вәкил җыелачак. Обамага каршы чыгачак республикан намзәт булу өчен кимендә 1144 вәкилнең тавышын алу кирәк.

Митт Ромни
Митт Ромни
Әлегә дүрт намзәт арасында Массачусетс штатының элекке губернаторы Митт Ромни үз көндәшләрен шактый артта калдырып беренче булып бара. Икенче урында элекке сенатор Рик Санторум. Әмма ул республиканнар корылтаенда үзен яклаячак вәкилләр тавышларын туплауда Ромнидан ике мәртәбә калышып бара. Шулай да, вәзгыять алга таба үзгәрмәячәк дип беркем дә ышандыра алмый.

Соңгы штаттагы сайлаудан соң фирка намзәте ачыкланамы?

Гадәттә шулай булса да, һәрвакыт алай түгел. Җәй ахырында демократлар да, республиканнар да үз фиркаләренең корылтайларын җыялар. Обаманың демократ фиркасе 2 сентябрь атнасында Төньяк Каролина штатының Шарлотта шәһәрендә җыелса, республиканнар корылтае 27 август атнасында Флориданың Тампа Бэй шәһәрендә үтәчәк. Демократлар корылтае Обаманы зурлау бәйрәме рәвешендә узып аның соңгы кичендә Обама сүз тотачак.

Әгәр дә республиканнар фиркасе ул вакытка бер намзәт янында берләшә алмаса, көтелмәгән хәлләр дә чыгарга мөмкин. Гадәттә ул корылтайга бердәнбер намзәт ачыкланып өлгерә.

Һәрбер фирка рәсми рәвештә үз намзәтен чыгарганнан соң сайлау көненә кадәр ике ай вакыт кала. Шул вакыт эчендә намзәтләр илне аркылыга-буйга гизеп сайлаучылар белән очраша, чыгышлар ясый. Радио һәм телевидение бертуктаусыз сәяси реклама күрсәтә.

Туры эфирда бар илгә күрсәтелгән теледебатларда намзәтләр йөзгә-йөз очрашып тапшыруны алып баручы сорауларына җавап бирә. АКШта президентның Владимир Путин кебек теледебатлардан качып йөрү мөмкинлеге юк.

Ноябрьнең беренче сишәмбесендә исә американнар инде ил президенты өчен тавыш бирә.

Җиңүче кайчан билгеләнә?

6 ноябрьдә АКШ сайлаучылары әле сайлау коллегиясенә 538 сайлау вәкилен генә сайлый. Менә шул Сайлау комиссиясендә кимендә 270 сайлау вәкиленең тавышын алган намзәт инде президент була.

Һәрбер штаттан сайлау коллегиясенә билгеле бер санда сайлау вәкиле җибәрелә. Ул вәкилләр саны штаттан Конгресска сайланган вәкилләр һәм сенаторлар санына тигез. Вәкилләр саны штаттагы халык санына карап билгеләнә.

Мәсәлән, күп халык яшәгән Калифорния штатыннан Конгресста 55 конгрессмен булса, сайлау коллегиясендә дә Калифорниядән 55 вәкил була.

Халык аз яшәгән Аляскадан Конгресска да, сайлау коллегиясенә дә өч кеше сайлана.

АКШтагы 50 штатның 48-ендә кайсы намзәт җиңә - шул намзәт штаттагы барлык сайлау вәкилләренең тавышын үзенә ала. Ягъни, бер штатта 50 проценттан күбрәк тавыш җыйган намзәткә сайлау коллегиясендә ул штатның барлык вәкилләре дә тавыш бирә. Әгәр дә Обама Калифорния штатында кимендә 51 процент тавыш җыя икән, штатның барлык 55 сайлау вәкиле аның өчен тавыш бирәчәк.

Мэн һәм Небраска штатлары исә башкачарак эш итә. Аларның сайлау вәкилләре штаттагы конгресс районнарындагы сайлау нәтиҗәләренә карап аерым-аерым тавыш бирә.

Әмма президентны сайлау коллегиясе аша сайлау тәртибе бәхәсләр дә уята. Чөнки сайлау коллегиясе аша ил җитәкчелегенә сайлаучыларның азрак тавышын җыйган кеше дә килә ала. 2000 елда шулай булды да. Ул чакта демократлар намзәте Алберт Гор сайлауда күбрәк сайлаучының тавышын җыйды, әмма сайлау коллегиясенә җитәрлек санда вәкилләрнең тавышларын җыя алмады. Сайлау коллегиясендә Джордж Буш 271 вәкилнең тавышын казанса, Горга 266 вәкил генә тавыш бирде.

2013 елның 20 гыйнварында йә Барак Обама тагын бер мәртәбә президент анты биреп икенче мөддәткә керешә, йә аның урынына АКШның 45-нче президенты буларак республикан президент килә.
XS
SM
MD
LG