Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тихонов һәм Хасис карарларын Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте


Адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерү өчен хөкем ителгән Никита Тихонов һәм Евгения Хасис карарны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Адвокат Дмитрий Аграновский белдерүенчә, Тихонов һәм Хасис мәхкәмә барышында аларга карата гадел тикшерү уздыру һәм тиешле мөгаләмә булмау турында кеше хокуклары Европа конвенциясе маддәләре бозылуын танырга сорый.

Хасис шулай ук шикаятьтә үзенә миллион евро күләмендә компенсация, ә Тихонов рухи зыян өчен 50 мең евро түләүне сорый.

Маркелов һәм Бабурова 2009 елның 19 гыйнварында Мәскәүдә атып үтерелде. Гаепле дип табылган “Русский образ” журналын нәшер итүче Тихоновка гомерлек төрмә, Хасиска исә Маркеловны үтерүдә ярдәм иткән өчен 18 ел колония хөкеме чыгарылды.
XS
SM
MD
LG