Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольда теракт оештыручыга мәхкәмә гомерлек төрмә җәзасы карарын чыгарды


Ставрополье край мәхкәмәсе 2010 елның маенда террор гамәле башкаруда гаепләнгән Черкес Рөстәмовка гомерлек төрмә җәзасы карары чыгарды.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, прокурор Рөстәмовка нәкъ шундый карар чыгаруны сораган булган. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, җинаятьне тагын ике дагыстанлы оештырган, әмма алар июнь аенда хәрбиләр тарафыннан махсус чара вакытында үтерелгән. Рөстәмов үзенең гаебен танымады һәм карарны киредән шикаять итәргә уйлый.

Ставрополь мәдәният һәм спорт сарае янындагы шартлау нәтиҗәсендә сигез кеше үлгән, 57се яраланган. Аларның 14 хокук саклау оешмалары вәкилләре.
XS
SM
MD
LG