Accessibility links

Швейцариядә автобус казасында 22 бала һәлак булды


Швейцария туннелендә казага очраган Бельгия автобусы
Швейцария туннелендә казага очраган Бельгия автобусы
Узган төндә Швейцариянең Сьер шәһәре янындагы туннельдә бер автобус казага очрау нәтиҗәсендә Швейцария тауларыннан ялдан кайтып баручы 28 Бельгия ватандашы, шул исәптән 22 бала һәлак булган.

Килгән хәбәрләргә караганда, автобус туннель диварына килеп бәрелгән. Йөртүчеләрнең икесе дә шулай ук һәлак булган.

Автобуста барлыгы 54 юлчы барган. Тагын 24 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Алар барысы да якындагы хастаханәләргә китерелгән.

Полиция казаның сәбәпләрен әлегә аңлата алмый. Шаһитләр әйтүенә караганда, һава шартлары яхшы булган. Тикшерү эшләре дәвам итә. Каза урынында 300ләп коткаручы эшли.

Каза урынында 300ләп коткаручы эшли.
Каза урынында 300ләп коткаручы эшли.
XS
SM
MD
LG