Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тагын дүрт полиция хезмәткәренә гаепләү белдерелгән


Казанда Сергей Назаровның үлеменә китергән җәзалауларда шикләнелүче тагын элекке дүрт полиция хезмәткәренә гаепләү белдерелгән.

Фаил Сабирҗанов, Алмаз Василов, Илнур Ибәтуллин һәм Рамил Әхмәтҗанов сәламәтлеккә зыян салу нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү һәм көч кулланып эш вәкаләтләре кысасыннан чыгуда гаепләнә.


Кичә гаепләү полиция хезмәткәре Илшат Гарифуллинга белдерелгән иде. Тикшерү барышында ул өй сагында калачак. Татарстан тикшерү комитеты белдерүенчә, ул инде үз гаебен таныган.
XS
SM
MD
LG