Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Pussy Riot" төркеме әгъзалары сак астында калдырылган


Мәскәү мәхкәмәсе Мәскәүдә Коткаручы Гайсә чиркәвендә Путинны хакимияттән алуны сорап "панк-ялвару" концерты белән чыгыш ясаган өчен тоткарланган "Pussy Riot" төркеме әгъзаларын 24 апрельгә кадәр сак астында калдырды.

Мәскәү мәхкәмәсе бинасы янына бүген "Pussy Riot"ның тарафдарлары һәм аларга каршы булучылар җыелды. Берәүләр кызларны азат итәргә таләп итсә, икенчеләр “Динне мыскыл итүчеләр канун нигезендә җавап бирергә тиеш” дигән шигарьләр тоткан иде. Кызларны яклап берәм-берәм пикет уздыручы өч кеше полиция тарафыннан тоткарланган.

Хокук яклаучылар һәм ватандашлар активистлары моны артык кырыс җәза дип белдерә һәм кызларны эзәрлекләүне туктатырга чакыра.

Урыс православ чиркәве вәкиле Всеволод Чаплин "Pussy Riot" эшендә кызгандырып басым ясарга тырышучыларга чиркәүнең бирешмәячәген әйтте.
XS
SM
MD
LG