Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рик Санторум Алабама һәм Миссисипи праймеризында җиңде


Алабама һәм Миссисипида узган АКШ президент намзәтләрен беренчел сайлау, ягъни праймеризда Республиканнар фиркасеннән элекке сенатор Рик Санторум җиңде.

Алабамада ул Вәкилләр Пулатының элекке спикеры Ньют Гингрич (аның 30%) һәм Массачусетсның элекке губернаторы Митт Ромнины (ул өченче урынны алды) җиңеп 35% тавыш җыйган. Миссисипида Санторум Гингричны ике процентка узган.

Әлеге нәтиҗәләр моңа кадәр алда барган Митт Ромниның хәлен катлауландыра. Ике штатларның берсендә булса да җиңүе аның көндәшләренең Ромнины куып җитү шансларын киметәчәк иде.

Республиканнардан президентлыкка намзәт рәсми рәвештә августта Флоридада узачак фирка корылтаенда тәкъдим ителәчәк. Ул ноябрьдә узачак сайлауда АКШ президенты Барак Обама белән көндәшлек итәчәк.
XS
SM
MD
LG