Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Козлов биш ел колониягә хөкем ителгән


Мәскәүнең Пресненски мәхкәмәсе эшмәкәр Алексей Козловны алдашуда гаепләп биш елга хөкем итте. Прокурор Козловка нәкъ шундый җәза сораган иде. Козлов мәхкәмә залында ук кулга алынды.

Сишәмбе көнне соңгы сүзендә Козлов тикшерүчеләргә аның гаебен генә түгел, хәтта җинаять факты турында да объектив дәлилләр китерү мөмкин булмавын һәм шуңа мәхкәмәне аны аклавын сорады.

Козлов узган елның сентябрендә аңа чыгарылган гаепләү карарының Русия югары мәхкәмәсе тарафыннан үзгәртелүенә һәм яңадан тикшерүгә җибәрелүенә кадәр өч ел ярым сак астында тотылган иде инде.
XS
SM
MD
LG