Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парнас партияләр канунына үзгәрешләр кертү турында депутатлар белән фикер алышырга теләми


Парнас (Халык иреге партиясе) вәкилләре илдә сәяси партияләр булдыру тәртибен җиңеләйтү турындагы канун өлгесенә үзгәрешләр кертү турында Русия Дәүләт Думасы депутатлары белән сөйләшүдән баш тарта.

Парнас башкарма комитеты җитәкчесе Константин Мерзликин моны парламентка кермәгән оппозициянең 16 тәкъдименең бүгенге сөйләшүгә алай ук мөһим булмаган өчесенең генә чыгарылуы белән аңлата.

Думаның иҗтимагый оешмалар комитеты утырышында шулай ук “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов та катнашмаячак. Кичә аны 10 март көнне Яңа Арбаттагы митингтан соң полициягә буйсынмауда гаепләп 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
XS
SM
MD
LG