Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Әфганстанда кеше хокуклары бозылуына борчылу белдерә


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Әфганстанда кеше хокуклары бозылуына борчылу белдерде.

БМОның атнакич чыгарылган хисабында оешма башлыгы җирле саклану отрядларының кануни булмаган гамәлләренә бәйле мәсьәләләрне күтәрә. Аерым алганда сүз акча таләп итү, мәхкәмәләрсез үтерүләр һәм башка хокук бозулар турында бара.

НАТО тарафыннан Әфганстан өчен каралган программада сугышчы-талиплар хәрәкәт иткән районнарда җирле кешеләрдән оешкан хәрбиләрне финанслау һәм коралландыру күздә тотыла.

Пан Ги Мун сүзләренчә, алар хөкүмәт армиясе һәм полициясенә буйсынырга тиеш.

Киләсе атнада Иминлек Шурасында Әфганстанда БМО миссиясен озайту турында тавыш бирү узачак.
XS
SM
MD
LG