Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция НТВның «Анатомия протеста» фильмына каршы пикетка чыгарга әзерләнә


НТВ каналының «Анатомия протеста» фильмын күрсәтү уңаеннан оппозиция якын көннәрдә каршылык чаралары уздырырга ниятли.

Шимбә көнне оппозиционерлар Мәскәүнең Пушкин мәйданында митинг оештырачак. Бу хакта «Интерфакс»ка Парнас фиркасе рәистәше Борис Немцов хәбәр иткән.

Социаль челтәрләрдә якшәмбе көнне Останкино телевизион үзәгенә пикетка килергә чакырулар урнаштырылды.

«Анатомия протеста» фильмы НТВ каналында җомгага каршы төндә чыкты. Аның авторлары кешеләр Садовое боҗрасындагы «Гадел сайлаулар өчен» митингы һәм «Зур ак түгәрәк» чарасына акча өчен җыелды дип сөйләде.
Оппозиция фильм авторлары ялган фактлар китерә һәм бу сәяси заказ булырга мөмкин дип саный.
XS
SM
MD
LG