Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгиядә автобус казасында һәлак булган балаларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар


Бельгиядә бүген Швейцариядәге автобус казасында һәлак булган балаларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Сишәмбе көнне Швейцариянең Сьер шәһәре янындагы туннельдә автобус казага очрау нәтиҗәсендә Швейцария тауларыннан ялдан кайтып баручы 28 Бельгия ватандашы, шул исәптән 22 бала һәлак булган иде. Балаларның күпчелегенә – 12 яшь.

Автобуста барлыгы 52 юлчы булган. Тикшерүчеләр әлегә каза сәбәпләрен ачыклый алмый.
XS
SM
MD
LG