Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган толерантлык бүләген алырга Германиягә бармады


Бохум – Германиянең толерантлык өчен абруйлы бүләге белән бүләкләнгән Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Бохум шәһәренә тантанага килүдән баш тартты.

Килмәүнең сәбәбе җомга көнне Әфганстанда Төркиянең хәрби боралагы казасында 14 кешенең һәлак булуы белән бәйле дип аңлатыла.

Deutsche Welle каналы хәбәр итүенчә, Steiger Awards бүләгенең Эрдоганга бирелүе Германиядә каршылыклы реакция тудырган.

Жюри карарында әйтелгәнчә, бүләк Эрдоганга “алман-төрек дуслыгының 50 еллыгы” уңаеннан бирелгән. Бүләкне булдыручылар әйтүенчә, ул ачыклык, турылык, кешелеклелек һәм түземлелек сыйфатларына ия булган шәхесләргә бирелә.
XS
SM
MD
LG