Accessibility links

Наци лагерендә хезмәт иткән Демьянюк вафат булды


Мүнхен – Германиядә заманында наци лагерендә сакчы булып хезмәт иткән Джон Демьянюк вафат булган.

Узган ел ул 5 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Бавар телевидениесе хәбәр итүенчә, 91 яшьлек Демьянюк Германиянең көньягында картлар йортында вафат булган.

Джон – элегрәк Иван – Демьянюк Икенче дөнья сугышы вакытындагы үтерүләргә катышы булуда гаепле дип табылган иде. Ул хезмәт иткән Польшадагы Собибор лагерендә 27 меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG