Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә иң каты бәрелешләр бара


Cүрия башкаласы Димәшктә гыйсьянчылар белән хөкүмәт көчләре арасындагы иң каты бәрелешләр бара.

Сүрия дәүләт телевидениесе Димәшкнең көнбатышында махсус көчләр урнашкан әл-Миззә районындагы бәрелешләрдә өч “террорчы” һәм бер хәрби һәлак булды дип белдерде.

Сүриянең рәсми киңкүләм мәгълүмат чаралары гыйсьянчыларны “террорчылар” дип атый.

Syrian Observatory for Human Rights оешмасы белдерүенчә, атышларда 18 хәрби яраланган.

Узган ял көннәрендә Димәшктә һәм Сүриянең иң зур шәһәре Алеппода булган ике шартлауда утызлап кеше үлде.
XS
SM
MD
LG