Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:46
Франциянең көньяк-көнбатышындагы Тулуз шәһәрендә, яһүд мәктәбе янында кораллы кеше ут ачып дүрт кешене үтерде. Корбаннарның өчесе балалар. Тагын берничә кеше яраланган, шуларның берсе авыр хәлдә.

Һөҗүм итүче мотоциклда булган һәм качып киткән. Хәзер полиция аны эзли.

Узган атнада бу төбәктә мотоцикллы һөҗүм итүче ике һөҗүм нәтиҗәсендә өч хәрбине үтергән иде.

Франция президенты Николя Саркози яһүд мәктәбендәге һөҗүмне илкүләм фаҗига дип атады. Саркози бу һөҗүм узган атнада хәрбиләргә булган һөҗүмнәргә бик охшаган диде.

Франция эчке эшләр министры Клод Геан илдәге яһүд мәктәпләрен саклаучыларны арттырырга кушты.

XS
SM
MD
LG