Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте читкә ашлык сатуны чикләмәячәк


Русия хөкүмәте быел читкә ашлык сатуга чикләүләр куймаячагын белдерде.

Бүген Русия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Русия ике ел элек чикләүләр кертергә мәҗбүр иткән корылык нәтиҗәләреннән арынды диде.

2010 елгы каты корылык нәтиҗәсендә игеннәр уңмады һәм Русия читкә ашлык сатуны тыйгач дөнья базарында ашлык бәяләре кисәк күтәрелде.

2009 елда Русия читкә 21,4 миллион тонна ашлык сатып ашлык экспортында өченче урында булды.

Премьер-министр урынбасары Виктор Зубков әйтүенчә, быел Русиянең ашлык экспорты 27 миллион тоннага җитәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG