Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида сөт ризыкларыннан 46 сабый агуланган


Тольятти шәһәрендә сөт ризыкларыннан агуланган сабыйлар саны арта бара.

Җирле сәламәтлек саклау департаменты белдерүенчә, агуланган сабыйлар саны инде 46-га җиткән. Аларның 37-се хастаханәләрдә дәвалана.

Сөт ризыкларыннан агуланулар 13 мартта башланган. Шәһәр хастаханәсенең сөтле ризыклар ашханәсе ябылган.

Иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү гаепләве белән җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG