Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний"да тагын ике гаепләнүче кулга алынды


Казанның “Дальний” полиция бүлегендә бер тоткарланучыны азаплауда гаепләнүче тагын ике элекке полиция хезмәткәре ике айга кулга алынды.

22 яшьлек Әскәр Крылов алар тарафыннан кыйналуын, шешә һәм каләм белән азаплануын белдергән.

Инде полициядән куылган Айнур Рәхмәтуллин һәм моңарчы “Дальний” бүлегендә эшләгән Әмир Шәрәфуллин бу гаепләүне кире кага.

Шәрәфуллин әйтүенчә, ул Крыловны узган елның 27 октябрендә урамда яман сүзләр белән сүгенгән өчен полиция бүлегенә алып килгән.

Программист Крылов исә үзен полиция бүлегенә ватылган компьютерны төзәтергә чакырулары һәм акча урлауда гаепләп кыйнау-азаплаулар белән гаепне танырга мәҗбүр итүләре турында сөйли. Ахыр чиктә мәхкәмә Крылов гаепсез дигән карар чыгара.

“Дальний” полиция бүлегендә Сергей Назаровның азаплаулар нәтиҗәсендә үлеменә бәйле узган атнада анда эшләгән биш полиция хезмәткәре тоткарланды һәм тагын берничә кеше полиция хезмәткәрләре тарафыннан азаплауларга дучар булуларын белдерде.

Казанда эшләүче Русия тикшерү комитеты бер көн эчендә полиция хезмәткәрләренең канунсыз гамәлләре турында утызлап шикаять алган.
XS
SM
MD
LG