Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тагын бер полиция хезмәткәре кулга алынды


Казанның “Дальний” полиция бүлегендә азаплаулар нәтиҗәсендә үлгән Сергей Назаров эшенә бәйле кулга алулар дәвам итә.

Бүген Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе элекке милиция хезмәткәре Илшат Гарифуллинны өй сагы астыннан тикшерү изоляторына күчерергә дигән карар чыгарды. Ул вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда һәм эшендә ялган документлар куллануда гаепләнә.

Кичә Казанда шул ук полиция бүлегендә башка бер кешене азаплауда гаепләнеп тагын ике элекке хезмәткәр Айнур Рәхмәтуллин һәм Әмир Шәрифуллин кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG