Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров интернетта яңа фиркагә исем сайлау оештыра


Узган сайлауда Русия президентлыгына намзәт булган миллиардер Михаил Прохоров үзе төзиячәк фиркагә интернет аша исем сайлау оештыра.

Яңа фирканең исеме өчен Прохоровның рәсми сәхифәсендә тавыш биреп була. Анда 90 исемнән унысын сайларга тәкъдим ителә. Шулардан иң яхшысын оештыру комитеты сайлап алачак.

Хәзергә иң популяр исем “Яңа Русия”. Бу исемне фикер белешүдә катнашучыларның 49 проценты хуплаган.

Икенче урында “-партия” исеме, өченчедә “Русия демократик фиркасе”.

Прохоров үзенә кайсы исем ошавы турында әлегә карар итмәгәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG