Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау губернаторы Павел Ипатов вазифасыннан алынды


Русия президенты Дмитрий Медведев Сарытау өлкәсе губернаторы Павел Ипатовны вазифасыннан алу турында карар чыгарды.

Медведевның матбугат хезмәте белдерүенчә, Ипатов үзе вазифадан алуны сорап гариза язган булган.

Вакытлыча өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы итеп өлкә думасы башлыгы Валерий Радаев билгеләнде.

17 февральдә Сарытау шәһәр шурасы депутатлары “Бердәм Русия” фракциясе утырышында Ипатовның икътисади сәясәтенә канәгатьсезлек белдерде һәм аңа ышанычсызлык белдерүе белән ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллады.
XS
SM
MD
LG