Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда тагын бер имам һәм аның тән сакчысы үтерелде


Дагыстандагы Буйнак шәһәренең үзәк мәчете имамы Гитинмагомед Абдулгапуров һәм аның тән сакчысы бүген иртән шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды.

Хакимият белдерүенчә, кулдан ясалган бомба чүп савытына куелган булган һәм читтән телефон аша шартлатылган.

Радикал исламчыларны тәнкыйтьләүче Абдулгапуровка үтерү янаулары булу сәбәпле аны полиция саклый башлаган иде.

Соңгы биш елда Дагыстанда инде биш имам үтерелде.
XS
SM
MD
LG