Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил БМОның кеше хокуклары шурасы белән хезмәттәшлектән баш тартты


Бүген Израил хакимиятләре БМОның кеше хокуклары шурасының Израил тораклары төзелгән урында фәләстиннәрнең хокуклары проблемасын тикшерү эшендәге хезмәттәшлектән баш тартуын әйтте.

Израил тышкы эшләр министры урынбасары Дани Аялон БМО шурасы вәкилләренең Израил төзелеш урыннарына кертелмәячәген әйтте. Аның фикеренчә, нәтиҗәләре алдан ук билгеле булган шура белән хезмәттәшлекнең мәгънәсе юк.

Аялон Израил БМО шурасындагы әгъзалыгы мәсьәләсен дә киредән карарга җыенуы белән кисәтте. Ул бу оешманы Израиль халкына каршы булуда гаепләде.

Кеше хокуклары шурасы үз вәкиллеген Якын Көнчыгышка сишәмбе җибәрергә планлаштыра.
XS
SM
MD
LG