Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә президент сайлау узды дип саналды


Көньяк Осетиядә икенче кат узган президент сайлауда 50% артык халык тавыш биргән.

Шулай итеп Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Белла Плиева белдерүенчә, сайлау узган дип санала.

Русия күзәтүчеләре мәгълүматларына караганда, тавыш бирү барышында җитди хәрәмләшүләр күзәтелмәгән.

Көньяк Осетиянең кайбер кешеләре сайлауга бойкот белдерде. Бу нигездә ноябрьдә узган сайлауда җиңгән оппозиция лидеры Алла Джиоева тарафдарлары иде. Ул вакытта нәтиҗәләрне кире кактылар.

Джиоева бу юлы сайлауга үз намзәтен чыгармады. Безнең радиобыз хәбәрчесенә ул бүгенге сайлауның дөреслегенә ышанмавын белдерде. Ул шулай ук хәзерге дүрт намзәтнең берсенең дә февральдә аның сайлау штабына һөҗүм иткән хокук саклау оешмалары гамәлләренә үз бәясен бирмәвенә гаҗәпләнүен белдерде. Әлеге һөҗүмнән соң Джиоева хастаханәгә эләкте һәм бары кичә генә чыкты.
XS
SM
MD
LG