Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полициянең канун бозуына каршы пикет үтә


Мәскәүдә Русия эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында полициянең канун бозуларына каршы һәм полиция җитәкчелеген алыштыруны таләп итеп пикет үтә.

Бу протест чарасын “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте оештыра.

Пикетны оештыручыларның берсе, хокук яклаучы Лев Пономарев “Эчке эшләр министрлыгының Казандагы җитәкчелеген вазифасыннан алырга һәм алга таба бар җирдә дә”, дип язылган плакат тоткан.

Протест чарасы хакимият белән килештерелгән һәм полиция анда катнашучыларга комачауламый.

Полициянең канун бозулары бүген эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый шурасы утырышында да каралачак.
XS
SM
MD
LG