Дәһлидә икътисадлары тиз үсә баручы илләр төркеме БРИКС саммитында катнашучылар Сүриядәге низагны һәм Иран атом програмына бәйле киеренкелекне бары тик диалог аша гына чишү мөмкин дип белдерде.
Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы илләре җитәкчеләре очрашуны йомгаклау декларациясендә яңа уртак үсеш банкын төзүгә ярдәм итәргә дип килеште.
Алар шулай ук Халыкара валюта фонды реформалауның акырын баруына борчылу белдерде. БРИКС Дөнья банкы президентын сайлауны башкаларга ачык рәвештә үткәрергә чакырды.
БРИКС илләренә дөнья икътисадының 28 проценты туры килә. Бу илләрдә дөнья халкының 40 проценттан артык өлеше яши.