Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хөкүмәте гаскәрләрне иминлек урнашкач кына чыгарачагын белдерде


Сүрия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Җиһад Макдиси хөкүмәт гыйсъянчыларны җиңде дип игълан итте.

Аның әйтүенчә, хөкүмәт гаскәрләре шәһәрләрдән бары тик анда тотрыклылык урнашканнан соң гына чыгарылачак.

Макдиси гыйъянчыларның төп таянычы булган Һомс шәһәрендә хөкүмәт көчләре инде “үз-үзләрен саклау” тәртибенә күчерелде һәм тыныч халыкның иминлеген тәэмин итә диде.

Кичә БМОның һәм Гарәп илләре лигасының Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан хөкүмәт көчләрен атышларны кичекмәстән туктатырга чакырган иде.

БМО исәпләвенчә, бер ел элек башланган бу низагта 9 меңнән артык кеше һәлак булган. Төркия үзенә 17 меңнән артык Сүрия качагының килүен белдерде.
XS
SM
MD
LG