Accessibility links

Мәскәүдә “Стратегия-31” чарасында тоткарланучылар җибәрелгән


Мәскәүдә алдагы көнне Триумфаль мәйданда тоткарланган “Стратегия-31” чарасында катнашучыларга карата административ протокол төзелгән, шуннан соң аларны җибәргәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиленә һөҗүмдә гаепләнеп активистларның берсенә җинаять эше ачылырга мөмкин. Хокук саклау оешмалары хәбәрләренә караганда, яшь кеше полицейскига яна торган таяк ташлаган һәм нәтиҗәдә хезмәткәрнең бите пешкән.

Үз чиратында оппозиционерлар акциядә катнашучы икенче вәкилләре Владимир Гладышев кабырга сынуы белән бүлеккә эләгүен әйтә. Мәскәү эчке эшләр бүлегендә моны кире кагалар.

“Стратегия-31” хәрәкәте чарасында барлыгы 60кә якын кеше тоткарланды.
XS
SM
MD
LG