Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 66 җинаять эшенең тикшерелмәве ачыкланган


Татарстан тәртип саклаучыларын тикшерү нәтиҗәсендә 66 җинаять эшенең тикшерелмәве ачыкланган. 65 кеше үзләренә көч куллануга зарланган.

Бу хакта бүген Казан вәкилләре катнашында Русия баш прокуратурасында узган киңәшмәдә бәян ителде. Фаш ителгән җинаятьләргә бәйле яңа тикшерүләр башланды. Тиешле тикшерүләр алып бармаган өчен прокуратураның 11 вәкиле гаепле дип табылды.

Тикшерү Казанның “Дальний” полиция бүлегендә Сергей Назаровның азаплаулар нәтиҗәсендә үлеменнән соң башланды. Бу бүлек таратылды. Анда эшләгән биш хезмәткәргә гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG