Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннан: Башар Әсад гаскәрләрне 10 апрельгә кадәр чыгарырга тиеш


БМОның Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан, президент Башар Әсад Сүрия шәһәрләреннән гаскәрләрне 10 апрельгә кадәр чыгарырга риза булды, дип белдерде. Шуннан соң режимга каршы чыгучылар белән көч куллануны туктату турында килешү имзаларга һәм аның үтәлешен күзәтер өчен илгә БМО көчләрен кертергә мөмкин булачак.

Болар хакында Аннан кичә БМО Иминлек Шурасының ябык утырышында әйтте.

Сүриянең БМОдагы вәкиле Башар Җәгъфари “Сүрия дуслары” исемле җыенда катнашучыларның гыйсьянчыларга матди ярдәм күрсәтү карарын тәнкыйтьләде һәм аның БМО кануннарына каршы килүен белдерде.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Сүриягә гаскәр җибәрү нияте юк, диде.

Халыкара Кызыл Хач комитеты башлыгы бүген Димәшккә килде. Оешма вәкилләре көч куллануда яраланган кешеләрне чыгару һәм тыныч халыкка кирәк-яракларны өләшү өчен бәрелешләрне көн саен ике сәгатькә туктатып торырга сорады.

Һомс вилаятендә тыныч халыктан 10 кеше һәлак булды. Аллепо шәһәрендә шартлауда бер кеше үлде.
XS
SM
MD
LG