Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госманлы нәселенең иң олы вәкиле Истанбулда җирләнде


Госманлы империясе башында торган нәселнең иң олы буын вәкиле Нәслисә Солтан кичә Истанбулда 91 яшендә вафат булды. Империянең соңгы солтаны Мәхмәт VI оныгы булган шаһбикә Нәслисә империя чорында 1921 елда туган. 1924 елда Төркия җөмһүрияте төзелгәч Госманлы гаиләсе илдән куылган. Шаһбикә Франциянең Ницце шәһәрендә үскән, соңыннан Мисыр шаһзадәсенә кияүгә чыккан. Гомеренең зур өлешен Франциядә яшәгән. Госманлы нәселе вәкилләрен гафу итү карары 1963 елда кабул ителде. Шуннан соң аларга Төркиягә кайту рөхсәте чыгарылды.

Бүген Нәслисә Солтан Истанбулда җирләнде.
XS
SM
MD
LG