Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда иминлек көчләре хәрбиләре һәлак булды


Әфган иминлек көчләренең кимендә сигез хәрбие Талибан һөҗүмендә һәлак булды. Һөҗүм илнең көнбатышындагы Фараһ вилаятендә чәршәмбе кич булган. Аннан алда төньяк-көнбатыштагы Фарьяб вилаятендә булган интихар һөҗүмендә кимендә 12 кеше, шул санда өч АКШ гаскәрие һәлак булган.

Ел башыннан бирле Әфганстанда 100ләп НАТО хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG