Accessibility links

"Аллаһ" аракысын ясаучылар мөселманнар алдында гафу үтенде


Казакъстанның Семей шәһәрендә сатуга чыккан “Аллаһ” исемле аракыны ясаучылар мөселманнар алдында гафу үтенде. Баш мөфти Абсаттар Дербисалиев бүген Алматының үзәк мәчетендә бу хатны җәмәгатьчелек алдында укыды.

“Аракы бөкеләренә “Аллаһ” исемен язу хата булды, бу хата аракыны җитештерүчеләрнең гарәпчә белмәве аркасында килеп чыккан”, диелгән аракы ширкәте җитәкчелеге хатында.

Аракы бөтен кибетләрдән сатудан алыначак.

Бу көннәрдә Семей шәһәрендә аракы шешәсе бөкесендә гарәпчә язуны күргән сатып алучылар шәһәрнең имамнарына барган. Дин әһелләре бөкедә "Аллаһ" исеме булганын раслаган һәм моңа ачу вә нәфрәт белдергән.

Аракы Актүбә шәһәрендә ясалган. Әмма аны җитештерүче ширкәт бөкегә язуларның Русиядән килүен белдерде. Аның бәясе биш доллар чамасы иде.
XS
SM
MD
LG