Accessibility links

Белград янында бәрелешләрдә 14 кеше зыян күргән


Сербиянең башкаласы Белград янында полиция белән чегәннәргә бистә төзүгә каршы чыккан җирле халык арасында бәрелешләрдә 14 кеше зыян күргән.

Бәрелешләр алдагы көнне булган. Протест чарасында катнашучылар төзелешне саклаган полиция хезмәткәрләренә ташлар аткан. Нигездә хокук саклаучылар зыян күргән.

Сербиядә чегәннәр саны рәсми мәгълүматларга караганда 500 меңгә якын. Бу халыкның җиде проценты. Аларның күбесе илгә 1999 елны Косово сугышыннан соң күченде.
XS
SM
MD
LG