Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел бәйрәме ялларының ике көне май бәйрәменә күчерелә


Русия Дәүләт Думасының барлык фракцияләре яңа ел бәйрәмнәре ялларының ике көнен май бәйрәмнәренә күчерү канун өлгесен яклады.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, кышкы каникуллар ун көннән сигез көнгә кыскара.

“Ике бушаган көнне Русия хөкүмәте яңа елга бер ай кала теләсә кайсы бәйрәмгә өсти алачак. Без аны йә 1 май, йә 9 май булыр дип уйлыйбыз”, дип белдерде Русия дәүләт думасының эш һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Андрей Исаев.

Элегрәк ул кайбер төбәкләр яңа ел бәйрәмнәре урынына ял көннәрен мөселман бәйрәмнәрендә кулланырга мөмкин дигән иде. Ул хакта бер сүз дә булмады.
XS
SM
MD
LG